Нурлаттагы су каланчасына яктырткыч утлар урнаштырылды
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттагы су каланчасына яктырткыч утлар урнаштырылды

Соңгы вакытта тимер юл вокзалы территориясендәге 22 метрлы су каланчасы нурлатлыларның аерым игътибар үзәгендә – аның төнге фотолары социаль челтәрләрдә әледән-әле күзгә ташлана.

Сәбәбе исә бик гади – бер гасырдан артыграк элек салынган тарихи корылма прожектор утлары белән балкый башлады. 

Грант ярдәм иткән

Бу “Тимер юлчылар” ТОСының узган ел“ Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” бәйгесендә җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булган: бер миллион сумлык грант акчаларының төп өлеше әлеге эшләргә тотылган. 

“Тимер юлчылар микрорайонындагы скверны төзекләндерүгә район хакимияте һәм Россия тимер юллары да зур өлеш кертә. Су каланчасын бизәү – әлеге юнәлештәге эшләрнең дәвамы, киләчәктә без вокзал яны мәйданчыгы белән скверны тоташтырырга исәплибез, – дип сөйләде ТОС рәисе Александр Собольков. – Башлангычыбызга район башлыгы Дамир Азатович Ишкинеев теләктәшлек күрсәтте. Тарихи биналарны яктырту белән шөгыльләнүче подрядчыларны таптык. Коммерция тәкъдимендә корылманың утлар белән бизәлгән фотосурәт-проекты да бар иде. Әлбәттә, башлангыч этапта матур булырмы дигән уйлар да туды, чынлыкта исә ямьлерәк тә килеп чыкты әле”.

Нурлаттагы су каланчасына яктырткыч утлар урнаштырылды

Александр Петрович әйтүенчә, грант акчаларының калган өлеше каланча территориясен төзекләндерүгә тотылачак. Биредә урнаштыру өчен эскәмияләр һәм чүп савытларына заказ биргәннәр инде, киләсе елда яшелләндерү эшләренә керешәчәкләр. 

“Нинди матур каланча!”

Нурлатлылар, аеруча микрорайон халкы матур үзгәрешләрне сөенеп кабул иткән. Людмила Мельникованың, мисал өчен, су каланчасы фатир тәрәзәсеннән күренеп тора. 

“Кечкенә чагымда манарада бикләнгән принцесса турында әкият укыганда һәрвакыт әлеге су каланчасын күз алдыма китерә идем, – диде ул тәэсирләре белән уртаклашып. – Нинди матур бит ул! Ә инде утлар белән дә балкыганда аеруча гаҗәеп күренеш тудыра. Күпме еллар хезмәт иткән, заманында кешеләр бирегә кайнар су алырга да килә торган булганнар. Аны реставрацияләп, һичшиксез музей итеп саклап калырга кирәк. Су каланчасы узган гасырның 10 нчы елларында төзелгән, һәм Нурлатның иң борынгы корылмаларының берсе буларак шәһәребез елъязмасында теркәлгән күпсанлы вакыйгаларның шаһиты да”.

Тарихи истәлекләрне саклый

“Нурлатка 1909 елда, тимер юл аша беренче поезд үткәч нигез салына, – дип сөйләде Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее директоры Флюра Морзаханова. – Нәкъ менә шул чорда – 1909-1911 елларда биредә паровозларны ремонтлау буенча депо һәм станция өчен мөһим объект – су каланчасы калкып чыга. Ул паровозларны су белән тәэмин итү өчен кирәк була. Моннан тыш, каланча үзенең тышкы йөзен бүгенгә кадәр саклап калуы белән дә тарихи әһәмияткә ия”. 

Нурлаттагы су каланчасына яктырткыч утлар урнаштырылды

Тимер юлчылар скверын төзекләндерү проекты кысаларында биредә, чыннан да, күләмле эшләр планлаштырылган һәм алар этаплап тормышка да ашырыла бара. Мисал өчен, якын киләчәктә Бөек Ватан сугышында катнашкан тимер юлчылар аллеясе, 1945 елгы вагонда, ә ул инде скверда үз урынын алган да, музей экспозициясе ачу, вагоннар белән паровоз макеты урнаштыру ниятләнә.

Комплекслы эшләрнең бер өлеше якындагы су каланчасына килү юлларын төзекләндерүне дә үз эченә ала. 


Нет комментариев