Нурлат районында гаиләләренә репрессияләр дулкыны кагылган дүрт кеше яши
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында гаиләләренә репрессияләр дулкыны кагылган дүрт кеше яши

Аларга район башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә районның социаль яклау вәкилләре әти-әниләре репрессияләнгән Анатолий Антонов, Саимә Галимова, Александр Тайгильдин һәм Александр Петровның өйләрендә булдылар. Аларга район башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән бүләкләр тапшырып, ныклы сәламәтлек теләделәр, хәлләре, тормыш-көнкүрешләре белән кызыксындылар.

Репрессия корбаннарының балалары, үз чиратларында, тарихи хәтерне яшь буынга тапшыруның мөһим булуын билгеләп, тынычлыкның кадерен белеп яшәргә чакырдылар.


Нет комментариев