Ул авыл кешесенә хөрмәт хисләре белән сугарылган иде.
Традиция якташларны берләштерде
Кырлардан, бакчалардан мул уңышлар җыеп алынгач, ни өчен авыл кешеләренә дә бер бәйрәм ясап алмаска ди әле?! Шуны истә тотып, Якушкино авыл җирлегендә менә инде икенче ел рәттән авыллар халкы өчен Уңыш бәйрәме үткәрәләр. Бу юлы да бәйрәмгә гомерләре буена авыл хуҗалыгы тармагында, элеккеге “Родина” колхозында тырышып эшләгән ветераннар, бүгенге көндә иртәдән кичкә кадәр хезмәт куючылар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында җир җимертеп эшләп ятучылар һәм авыллар тормышында актив катнашучылар да чакырылган.

«Нинди генә тармакны алма, барысы да үз һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтәләр. Ә менә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәтчәннәре көне ни өчендер игътибарсызрак кала. Безнең дә авыл кешеләрен җыеп, зур бәйрәм оештырасыбыз, хөрмәт күрсәтәсебез, аларны ял иттерәсебез килде», – ди Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин.
Көз нигъмәтләре
Якушкино, Салдакай, Абрыскино авыллары халкын берләштерүче чарага 130лап кеше җыелган. Аларны исә мәдәният йортында мул өстәлләр белән каршы алганнар.
Бусы да – бәйрәмнең күркәм традициясе. Уңыш бәйрәме алдыннан авыллар халкы арасында “Көз нигъмәтләре” дип аталган бәйге игълан ителә. Аның кысаларында хуҗабикәләр төрледән-төрле тәмле ризыклар пешереп киләләр. Бәйгедә җирле мәдәният йортлары, мәктәп, почта, авыл җирлеге башкарма комитеты коллективлары да, гаиләләр дә зур активлык белән катнашканнар. Өстәлләрдә төрле – татар, рус, чуваш милли ризыклары мулдан булган, хуҗабикәләр аларны бар күңелләрен биреп әзерләгәннәр һәм матур итеп бизәгәннәр дә. Жюри әгъзалары алар арасыннан иң яхшыларны билгеләгән.
Котлаулар тулы бәйрәм
Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәүтдинова сәламләп, җылы теләкләрен җиткергән. Гомумән, чара хезмәт кешесенә дан җырлаучы, язмышларын авыл тормышы белән бәйләгән уңганнарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү теләге белән янучы волонтерларга хөрмәт күрсәтү чарасы булып узган, биредә үк тату гомер итүче һәм яңа гына тормыш корган гаилә парларын да билгеләп үткәннәр. Аларга “Авылның мәдәни тормышы”, “Авылның хезмәт тормышы”, “Гаилә парлары”, “Авылның бүгенгесе” номинацияләре буенча бүләкләр тапшырылган.
Чара җирле талантлар, “Палан”, “Шапчак” вокаль ансамбльләре башкаруындагы концерт номерлары белән үрелеп барган, бәйрәмнең махсус кунаклары – “Эсперанса” хореография төркеме катнашучыларга үзләренең матур биюләрен бүләк иткән. Соңыннан кулинария бәйгесендә катнашучылар әзерләгән сыйлардан авыз итеп, бергәләшеп чәйләр эчкәннәр.

«Безнең барыбызны да туган авылларыбызны ярату һәм якташларыбызга файдалы булу теләге берләштерә. Авылларда яшәп, тырышып хезмәт куючы, башкаларга ярдәм кулы сузучы, гаилә, мәдәни традицияләрен саклап, җирлегебезнең киләчәген кайгыртып яшәүче һәркемгә рәхмәт. Һәркайсының тормышында бәйрәмнәр күбрәк булсын иде», – ди Хасибулла Хәбибуллович.
Нет комментариев