Нурлатта көзге каникуллар чорында 17 мәктәп яны лагере эшли
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта көзге каникуллар чорында 17 мәктәп яны лагере эшли

Көзге каникуллар ахырына якынлашып килә.

Бу чорда районыбызның 17 мәктәбендә укучылар өчен көндезге лагерьлар оештырылды, аларда 500ләп бала кызыклы һәм файдалы ял белән колачланды: смена дәвамында яшь нурлатлылар өчен күңел ачу һәм спорт уеннары, иҗади остаханәләр, интеллектуаль викториналар үткәрелә, музейга экскурсияләр оештырыла. 

Мәктәп яны лагерьлары 7 ноябрьгә кадәр эшләячәк. 

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен исә каникуллар йомгаклау аттестациясенә интенсив әзерлек чорына әверелде.


Нет комментариев