Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Хаталарсыз эшлик

Дүшәмбе көнне торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссиясенең видеокиңәшмә режимында утырышы үтте. Аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов уздырды.

Сүз, асылда, күрсәтелгән ТК-хезмәтләргә түләүләр хакында барды. Р.Моратов әйтүенчә, кайбер районнарда декабрьдә түләүләрдә тайпылышлар күзәтелгән икән. Бу төрле службаларның бер-берләре белән килешеп эшләмәүләреннән, диде ул.
Видеокиңәшмәдән соң Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Һади Садыйков бу тармакны кискен контрольдә тотарга кушты. "Түләү квитанцияләрендә бер тиен генә арттырылса да, моны яхшылап ачыклаячакбыз", - диде ул. Шунда ук ТСЖ, идарәче компанияләр җитәкчеләренең игътибарын урамнарның торышына юнәлтте, подъездларга, йортларга илтүче юлларны чистарту зарурлыгын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеоконференция ТКХ