Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Хөрмәтле нурлатлылар һәм кунаклар!

30 август-Республика көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Республика көне Татарстанның истәлекле даталар календаренда аерым урын алып тора. Бәйрәм безнең дәүләтчеллегебез үсешендә яңа эпоханы символлаштыра. Бу иҗтимагый тормышны барлык яктан демократлаштыруда, республика халкының рухи һәм интеллектуаль потенциалын эшкә җигүдә мөһим этап санала.
Узган еллар эчендә Татарстан Республикасы социаль - икътисадый, рухи - мәдәни һәм иҗтимагый - сәяси үсешендә сизелерлек уңышларга иреште. Шуның өчен Татарстан Республикасы - хәзерге Россиянең иң алдынгы регионнарының берсе. Илебезнең тулы эчке продукты, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе күләмендә аның өлеше үсүен дәвам итә. Бу халыкның социаль проблемаларын хәл итүне, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүне эзлекле алып барырга булыша.
Дәүләт Советы исеменнән һәм шәхси үз исемемнән сезне Республика көне белән кайнар һәм чын күңелдән котлыйм! Иминлек, гаилә татулыгы, бәхет һәм хезмәт уңышлары телим. Уртак йортыбыз - Татарстан Республикасы ныгысын һәм чәчәк атсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат