Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән ихлас котлаулар кабул итеп алыгыз. Сезнең көндәлек хезмәтегез ярдәмендә безнең юлларыбыз һәм урамнарыбыз күпкә уңайлы, җайлы һәм куркынычсызракка әйләнә бара.

Быел гына да юл эшләре программасы буенча торак пунктларга кадәр 9 километр юл салынды, 14 километрдан артыграк юл, ике күпер ремонтланды.
Шәһәрнең 5 урамында юлларга муниципаль юл фонды хисабына ремонт ясалды, 6 авылда каты өслек түшәлде, 26123 кв. метр гамәлдәге асфальт катламы ремонтланды. Быел Төньяк-Көнчыгыш микрорайонында зур эш башкарылды, 34 йорт яны территориясе норматив хәлгә китерелде. Әлеге игелекле эшкә бу көннәрдә 40 еллык юбилеен билгеләп үтүче Нурлат автомобиль юллары идарәсе-
нең керткән өлеше бик зур.
Хөрмәтле юл хезмәткәрләре, ветераннар! Киеренке һәм җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Нык сәламәтлек, иминлек һәм меңләгән
чакрым яңа юллар салырга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined районка котлай