Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Илгиз ноутбукка дәгъва кыла

Клавиатурада "сукыр" басу буенча республика конкурсында катнашырга "Нурлат" ТРКсының техник директоры Илгиз Җамалетдинов та теркәлде.

Хәзер ул уку үтә һәм биремнәрне башкара.
Оргтехника диңгезендә "балык кебек йөзүче" Илгиз моннан 4 еллап элек Интернеттан "сукыр" басу техникасына өйрәтү программасын эзләп табып, 2-3 ай эчендә аны әйбәт кенә үзләштергән булган инде. Хәзер шул белемнәрен яңарта, уку барышында җиткерелгән 100 биремнең 40ка якынын үтәргә өлгергән инде. Укуның әле 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәген истә тотсак, егетнең барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып чыгачагына шикләнмәскә мөмкин.
Әлбәттә, конкурста көндәшлек булмыйча калмас. Әйтик, үзебезнең катнашучыбыз- "Дуслык"("Дружба","Туслах") газетасы корреспонденты Сирень Сәмәрханова да төшеп калганнардан түгел. 2000нче елда матбугат хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурсында район газеталары арасында компьютерда җыю операторлары бәйгесендә беренче урынны яулаган хезмәткәребез ул.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X