Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кышкы салават күпере суык китерә

Бүген, 29 гыйнварда, көндезге 10-11ләр тирәсендә кояш тирәсендә салават күперен хәтерләткән әнә шундый сызыклар барлыкка килде.

Нәрсә бу, кышкы салават күпереме? Моңа фәнни аңлатма сорап Чулпан метеостанциясенең әйдәп баручы белгече, инженер-метеоролог Иван Тафеевка мөрәҗәгать иттек.
- Бу салават күпере түгел. Кышын һавада барлыкка килгән әлеге оптик күренешне "гало" дип атыйлар. Ул гадәттә көчле суыклар торганда күзәтелә. Суык көннәрдә атмосфераның җиргә якын торган өлешендә һаваның тыгызлыгы кими һәм кояш нурлары сынуы нәтиҗәсендә шундый күренеш барлыкка килә, - диде ул.
Халык арасында исә кышын салават күпере күрдеңме - суыклар көт, дигән ышану да яши. Күрәсең, якын көннәрдә җылытыр, дип өметләнергә юк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат