ХӘБӘРЛӘР
“Легенда” сугышчы-интернационалистларны искә алды
Совет гаскәрләренең Әфган җирләреннән чыгарылу көне уңаеннан "Легенда" хәрби-патриотик клубы һәм "Патриот" страйкбол клубы әгъзалары сугышчы-интернационалист Юрий Юдановның каберенә канәфер чәчәкләре салдылар.
Аннан егет-кызлар Юриның сыйныфташы Петр Федоров һәм дусты, шулай ук Әфганстандагы сугышчан хәркәтләрдә катнашкан Илһам Курамшин белән сугышчы-якташыбызның әнисе Любовь Юданова янында булдылар. Ул кунакларга улы, үзенең сугышка мөнәсәбәте турында шигырьләрен укыды. Икенче көнне "Легенда" әгъзалары шәһәр паркындагы митингта да катнаштылар һәм сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев