- 36дан +1гә кадәр - кышкы һава торышының температура радиусы шундый. Кичә генә кисәк җылытты, атна азагына исә -10 булыр, дип фаразлыйлар.
Соңгы елларда гыйнварда көннәрнең җылытуы сирәк күренеш түгел. Әмма астма, йөрәк-кан , хроник, кан басымы авырулы кешеләр аны аеруча авыр кичерә.
Табиблар һава торышының кисәк үзгәреп торуы аркасында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүче метеосизгер кешеләрнең артуын билгеләп үтәләр.
- Бу көннәрдә андыйларга кабул итә торган дару препаратларының дозировкасын арттырырга һәм стресслы хәлләрдә калырга тырышмаска кирәк, - дип киңәш бирә Нурлат хастаханәсе стационарының терапия бүлеге мөдире Роза Фәхриева. - Койкалар саны чикле булу сәбәпле, табиблар авыруларның өйләренә үзләре чыгалар. Әлбәттә, "ашыгыч ярдәм" чакыртучылар да күп.
Гадәти көннәрдә "ашыгыч ярдәм"гә 60-65ләп чакыру керә торган булса, һава торышы кинәт үзгәргән көннәрдә аларның саны 80-85кә кадәр җитә. Бәйрәм көннәрендә мөрәҗәгать итүчеләр аеруча күп булган. Болары да әлеге дә баягы шул йөрәк-кан тамырлары авыруларына чакырулар. Ә хәзер, һава торышы 0дән +1гә кадәр тирбәлгәндә, ашыгыч чакырулар күбрәк астма авырулылардан керә. Табиблар мондый көннәрдә үз сәламәтлекләренә игътибарлырак булырга, һава торышын күзәтеп барырга, дөрес тукланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыралар.
Һава торышының кисәк үзгәрешләре кешеләр генә түгел, тулаем шәһәр тормышына да йогынты ясый. Чулпан метеостанциясе метеорологлары хәбәр итүенчә, явым-төшемнәр нормада булса да, җил секундына 23 метрга кадәр көчәю сәбәпле, бураннар чыккан. Бу юлларда, ишегалларында кар көртләре барлыкка килүгә сәбәп булган, ә 8 гыйнварда температураның кисәк суытуы аркасында берничә шәһәрара рейсны туктатканнар. Шәһәр башкарма комитетыннан әйтүләренчә, гыйнвар аенгда гына да Нурлаттан 2900 мең тонна чыгарылган, 19 данә техника җәлеп ителгән, һәм бу эш әле дә дәвам итә.
Кыш уртасына җитте. Әмма алда нинди буласын фаразлап булмый торган февраль дә бар әле. Димәк, һава торышы үзгәрешләренә сәламәтлекләрендә проблемалар булганнарның да, яшәешне тәэмин итү службаларының да әзер торуы кирәк.
Нет комментариев