Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Мәйдан Сабантуйга әзерләнә

Быел Нурлатта Сабантуй 8 июньдә булачак. Бүгенге көндә анда әзерлек эшләре бара. Ә безнең газета сезонның иң төп бәйрәменә ике атна кала әзерлекнең барышы белән танышыр өчен мәйданда булып кайтты.

Мәйданда инде берничә атна эш кайный. Мәдәният, төзелеш, ТКХ һәм архитектура бүлекләре, авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре иртән иртүк үз позицияләренә басалар.
- Барлык авыл җирлекләре башлыклары, милли авыллар өчен җаваплылар җәлеп ителде. Татар авылы корылда, чиратта - рус, чуваш, көнчыгыш һәм украин авыллары, - ди район Советы аппараты җитәкчесе Александр Токарев. Безнең күз алдында җыелган татар авылы үзенчәлекле йорттан, мунча һәм ишегалдыннан торачак. Кояшта балавыздай ялтырап торучы бүрәнәләрдән шыр ялангач җирдә йорт пәйда булды, аның таш миче дә бар. Алда башка йортларның билгеләре дә чагыла. Оештыручылар исә Сабантуй программасының барлык серләрен дә ачып салырга ашыкмый, әмма нурлатлыларны бик күп күңелле сюрпризлар көткәнлеген яшермиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Авыл ќирлеклђре Район Советы аппараты