Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нефтьчеләр 4нче мәктәпкә 300 мең сумлык сертификат бүләк иткәннәр

Соңгы кыңгырау бәйрәмендә 4нче мәктәпкә шефлары - "Нурлатнефть" НГДУсы шундый бүләк ясаган. Идарә вәкилләре мәктәпкә "Татнефть"нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, "Нурлатнефть" идарәсе начальнигы, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов исмеменнән аны химия кабинетына тапшырдылар

Бу көнне исә мәктәпнең 20 чыгарылышы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Ә бит мәктәпнең 100дән артыграк укучы чыгарган заманнары да бар иде. Укучылар саны азаюның сәбәбе нидә соң? Әле бит 9нчы сыйныфта гына да алар 46ау булганнар. Безгә мәктәптән аңлатуларынча, укучыларның күбесе эшче һөнәргә ия булу өчен урта махсус белем алуны сайлаган икән. Бу күпләрне БДИ куркытты, дигәнне аңлатмый, диләр алар үзләре. Ышаныргадыр, чөнки бу мәктәп чыгарылышларының шактые мәктәпне медальгә тәмамлыйлар, югары уку йортларына укырга керәләр бит. Күп кенә укучыларга бик яхшы укыганнары, җәмәгать һәм спорт тормышында актив катнашканнары өчен мәктәп администрациясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әнә, быел да ике укучы - көмеш, берсе алтын медальгә дәгъва кыла. Әмма аларга җитди сынау узасы бар әле. Илебезнең башка чыгарылышлары кебек үк, дүшәмбе көнне нурлатлылар да беренче БДИларын тапшырдылар инде. Ә соңгы имтихан 13нче июньдә булачак. Мәктәп директоры Солтан Әхмәтҗанов әйткәнчә, барлык егет-кызларны да алда яңа казанышлар һәм җиңүләр генә көтсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат "Татнефть" ААЌ Илгиз Салихов "Нурлатнефть" НГДУсы 4нче мђктђп Шђфђгать Тђхаутдинов