Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Һөнәри осталык конкурсында

Традиция буенча, быел 18 августта "Нурлатнефть" НГДУсының яшь хезмәткәрләре "Татнефть" ААҖ күләмендә үткәрелгән һөнәри осталык конкурсында катнашып кайттылар. Һәм нәтиҗәләр дә начар түгел - сигез хезмәткәр бәйгедән призлы урын яулап сөендерде.

3нче ЦДНГдан нефть чыгару мастеры Константин Показаньев, операторлар Рәсим Бакиров һәм Нияз Сатдаров составындагы команда быел призлы урынга беренче тапкыр чыгуы белән горурланып кайтты. Ә ЦКППНның сусызландыру һәм тоздан аеру операторлары Илнур Ибраһимов, Рөстәм Фәйзуллин һәм химик анализ лаборанты Екатерина Фомина бәйгедә үз осталыкларын икенче ел рәттән исбатладылар. Быел беренче тапкыр инженер-техник хезмәткәрләр арасында үткәрелгән ярышта катнашкан идарә белгечләре дә югалып калмадылар: ЦКППН технологы Рәшит Бакиров үз төркемендә икенче урынны яулады, ә 2нче ЦДНГ энергетик-распередителе Андрей Екамасов өченче урынга чыкты.
Идарәдә яшьләрнең уңышлы чыгышларын аларның һөнәри осталыкларыннан тыш бәйгегә әзерләнүдә күп көч куйган кураторларының уңышы дип тә бәялиләр. Ә җиңүчеләрнең шатланырга нигезләре бар: аларга "Татнефть" ААҖ Мактау грамоталары һәм премиясеннән тыш һәрвакыттагыча идарә җитәкчелегеннән дә саллы бүләк каралган. Быел идарә администрациясе һәм профсоюз комитеты карары нигезндә аларның һәрберсенә 30ар мең сум премия тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Нурлатнефть" НГДУсы ЦКППН ЦДНГ