Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат аграрийлары җәйләү чорына конкрет бурычлар билгеләделәр

Кичә "Нурлат сөте" хуҗалыгының Сәләнгеш бүлекчәсе базасында терлекләрне җәйге чорда асрау үзенчәлекләренә багышланган авыл хуҗалыгы семинары үтте.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин җитәкчелегендә җәйләүдә үткән гамәли семинарда районның барлык хуҗалыкларыннан зооветеринария белгечләре катнашты. Идарә белгечләре әйтүенчә, бүгенге көндә районда барлык терлекләр дә җәйләүләргә күченеп беткән, хәзер мул продукция алу өчен барлык таләпләрне дә истә тотып, тиешенчә эшләргә кирәк. Шунда ук дәүләт ветеринария берләшмәсенең Нурлат бүлеге җитәкчесе Василий Лысов җәйге чорда дару препаратлары һәм вакцинацияләүнең үзенчәлекләренә җентекләп тукталды. Семинарда шулай ук инде бүгеннән фермаларны, азык саклау урыннарын әзерли башлау, җәйге чорда азык әзерләүгә зур игътибар бирү турында да җитди сөйләшү булды һәм җәйләү чорына конкрет бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат