Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат ат заводы ветеринар табибы Дарья Стрельцова шулай саный

Аның тормышында иң бәхетле мизгелләр нәкъ әлеге хайваннар белән бәйләнгән икән.

Декабрь азагында һәркем дә диярлек киләсе ел безгә ниләр әзерли икән, дип уйлана башлый. Дарья Зәңгәр ат елыннан бары тик яхшылык кына көтәм, ди. Һәм аның болай уйлавы очраклы гына тумаган. Күп еллар элек, әле Казахстанда яшәгәндә, ул Ирландиядә ат чабышларында була. Шул чактан Даша үзенең бар гомерен атларга багышларга ниятли. Һәм максатыннан читкә тайпылмый. Казан ветеринария академиясенә укырга керә, берүк вакытта ипподромда да эшли. Шунда ук булачак ирен дә очрата, ул безнең районнан жокей Николай Ухванов булып чыга.
- Минем мавыгуымны бары тик атлар яраткан кеше генә аңлый һәм хуплый аладыр, минемчә, һәм нәкъ шундый тормыш иптәше очратуыма шатмын, - ди Дарья. - Биредә кызыбыз да туды. Күрәсең, атларга мәхәббәт аның канындадыр, хәзердән инде шулар турында гына сөйли. Тагы бер хыялым чынга ашты - минем һәрвакыт нәкъ ат заводында эшлисем килде, һәм менә берничә ел инде ирем белән биредә хезмәт куябыз. Безнең карамакта 100дән артык мал бар. Болар - чиста канлы инглиз токымлы чабышкылар.
Бу нәфис ханымның аларның һәркайсы белән эшли белүенә гаҗәпкә калырлык. Ә Дарья елмая гына - һәрберсенең, кешенеке төсле үк, үз холкы, бары тик аларның кәефен тоярга һәм тиешле сүзен таба белергә генә кирәк, ди. Аннан үз эшеңне яратырга кирәк, шул чагында барысы да әйбәт булыр һәм теләсә кайсы елның һәр көне дә уңышлы килер, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат