Әле шул көннәрдә генә "Нурлат" АТПсының автобус паркы яңа "Хундай" автобуслары белән тулыланды. Республиканың Юл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән кайтарылган яңа автобуслар нурлатлыларга Универсиада программасы буенча эләккән
- Автопарк елда-ел искерә бара, - ди җәмгыять директоры Идрис Кәримов. - Шуңа да аны ел саен яңартып торырга тырышабыз. Кайдадыр лизинг программасы белән эшлибез, ә быелгы автобуслар дәүләт субсидияләве аша узды. Соңгы елларда гына да автопаркта исәпләнгән 30 автобусның 7сен чил ил автобусларына алмаштырдык.
- Беренчедән пассажирлар өчен зур уңайлыклар, икенчедән без - шоферлар өчен шатлык, - ди 17 ел АТП да шофер булып эшләүче Евгений Короткин.- "ПАЗ", "ЛИАЗ" автобуслары белән чагыштырганда җир белән күк арасы. 43 урын, 2 телевизор, кондиционер, суыткычлар белән җиһазландырылган, шофер өчен иң мөһиме транспортның яңа булуы һәм ул үзен таныткан марка. Көньяк Кореяда җитештелегән "Хундай" автобуслары белән 600-700 мең километр араны ремонтсыз йөри алачакбыз.
Инде иртәгедән яңа автобуслар Казан, Яр Чаллы шәһәрара рейсларына кузгалса, 2 июльдән 20 сенә кадәр Универсиадада хезмәт күрсәтәчәк. Инде "Нурлат" АТПсының 4 шоферы махсус укулар узган, маршрутларны өйрәнгән. Хәзер Евгений Короткин һәм аның 3 хезмәттәше пассажирлар белән инглиз телендә исәнләшә, хушлаша ала.
Нет комментариев