Нурлат бакчалары тагын 70 бала кабул итәләр
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат бакчалары тагын 70 бала кабул итәләр

Бүгенге көндә районда 378 бала балалар бакчаларына чират көтә.

- Балаларны "Электрон балалар бакчасы" автоматлаштырылган мәгълүмати системасы буенча урнаштыру эшен даими алып барабыз, - - ди район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Гөлсинә Измайлова. - Балаларны массовый рәвештә бакчаларга урнаштыру эшен 1 июньнән башладык. Бу эш 31 августка кадәр барачак. 378 баланы 50се Киекле авылындагы яңа бакчага җибәрелсә, 70 бала 31 августка кадәр шәһәр бакчаларына юллама алачак. Ата-аналар Республиканың дәүләт порталы аша чират статусын колнрольдә тота ала. Баланың статусы "Бакчага юлланды" дигәнгә үзгәртелгәч, ай дәвамында үзләре язылган бакчага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Нурлат

Нет комментариев