Нурлат бердәмросслары өлкәннәр һәм балаларны зарядкага чакыра
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат бердәмросслары өлкәннәр һәм балаларны зарядкага чакыра

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлеге 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында 7.30да үзәк мәйданда "Сәламәт булырга вакыт" дип аталган массакүләм зарядка оештыра.

Зарядкада теләсә кем - өлкәннәр дә, балалар да катнаша ала. Пәнҗешәмбе көнне үзәк мәйданга килегез һәм партиялеләр белән бергә зарядкага басып, сәламәтлегегезне ныгытыгыз.


Нурлат зарядка бердәмросслар

Нет комментариев