Бүген Казанда республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт куючы яшь хезмәткәрләре арасында үтүче "Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсында "АгроРазвитие+" хуҗалыгы бухгалтеры Елена Ильина да катнаша.
Әлеге конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәге хезмәткәрләр һөнәри осталыкта көч сынаша һәм ул 8 номинация буенча үтә. Елена исә "Иң яхшы бухгатер-икътисадчы" номинациясендә чыгыш ясый. Аңа 28 яшь, ул Самара дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган, хуҗалыкта 2014нче елдан хезмәт куя.
Нет комментариев