Нурлат хатын-кызлары I Халыкара конгресста катнаша
Бүген, 21 августта, Казанда "Хатын-кыз хәрәкәте һәм заманча дөнья" дип аталган I Халыкара конгресста нурлатлылар да чакырулы.
Анда Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат башкарма комитеты җитәкчесе Фәридә Сәгыйрова һәм "Татарстан хатын-кызлары" район оешмасы әгъзасы Роза Сафина катнаша. Россия һәм чит илләрнең хатын-кыз оешмалары вәкилләре, социологлар, икътисадчылар, экспертлар, эшмәкәрләр катнашында узган чара тәҗрибә уртаклашу уңаеннан оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев