Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат картлары Яңа елга әзерләнә

Ел саен декабрьдә картлар һәм инвалидлар йорты территориясе әкияти шәһәрчеккә әверелә.

Менә инде быел да биредә 2014нче ел символы булган зәңгәр ат әзер, песине дә ясап куйганнар, иртәдән чираттагы фигура өчен "материал" әзерләнә иде. Интернат-йортта яшәүчеләр бу эш белән фельдшер Светлана Максимова җитәкчелегендә зур теләк белән шөгыльләнәләр. Быел исә яңа үзгәреш тә бар: 2002нче елда интернат каршына утырткан чыршыларын беренче тапкыр бизәячәкләр. Интернат-йорт директоры Евгений Савинов әйтүенчә, ул инде бизәрлек булып үсеп җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат