Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат кибетләренең берсендә “коры” законны бозганнар

"Агенты" Федераль проекты кысаларында узган рейдлар барышында шикәрчеләр бистәсендә урнашкан кибетләрнең берсендә төнге 10нан соң яшүсмерләргә алкогольле эчемлек сату очрагы теркәлгән. Законны бозган сатучыга 30 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.

Кышкы каникуллар һәм бәйрәмнәр алдыннан "Форпост" яшьләр формированиесе, "Бердәм Россиянең "Яшь гвардия" җирле бүлекчәсе, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай бүлекләре, полиция хезмәткәрләре белән берлектә төнге 10нан соң алкогольле эчемлекләр сатучы кибетләргә рейдлар оештырды. Мондый рейдлар алга таба да дәвам итәчәк, дип хәбәр итәләр полиция бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат