Нурлат кунаклар кабул итәчәк
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат кунаклар кабул итәчәк

1 августта Казанда узачак республика Сабантуенда Нурлат районы да катнаша. Бәйрәмдә 150ләп кеше мәшгуль булачак. Быел Нурлат шәһәрчеге район тормышын, уңышларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, осталыгын сурәтләүче элементлардан корылган.

Төрле уеннар, спорт бәйгеләре, зур концерт көне буе дәвам итәчәк. Быел нурлатлыларга зур жаваплылык та йөкләнгән: безнең шәһәрчек Дөнья чемпионаты спортчыларыннан һәм алдагы көнне үткән Евразия җирле хакимиятләре Конгрессында катнашучылардан 60 кешелек делегацияне кабул итәчәк.


Казань Сабантуй 2015

Нет комментариев