Кичә, 24 июльдә Казанның милли-мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы башкрама комитеты оештырган "Бәхетле балачак" 1 Интернет-конкурс җиңүчеләрен котладылар. Конкурста дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар балалары берничә номинациядә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Әлеге конкурсның "Сәнгатьле сөйләм" номинациясендә Нурлаттан "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче Сәминә Усманова икенче урынны алды. Сәминә - конкурста иң яшь катнашучы, аңа бары 3 яшь иде, шуңа карамастан, ул биш шигырен менә дигән итеп яттан сөйләп бәйгегә җибәргән иде. Кыз бүләкләү тантанасында Габдулла Тукайның "Су анасы" шигырен сөйләп тә тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Җиңүче кызчыкка бүләкне җырчы ИлСаф тапшырды.
Нет комментариев