Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат пенсионерларының пенсияләре югалма ячак

"Сез белмисезмени, россиялеләрнең пенсия акчаларын алачаклар икән бит. Кичекмәстән инвестицияләрне кая куярга икәнлеген аныкларга кирәк, дәшмәүчеләрнең бар акчасы да югалачак" - билгесез кешеләр әнә шундый сүзләр белән нурлатлыларның фатир ишекләрен шакый башладылар.

Чынлыкта аларның бу гамәлләрендә криминал юк, алар үз идарәче компанияләрен яисә дәүләт булмаган пенсия фондларын рекламалыйлар. Дөрес, бу уңайдан вәзгыятьне шактый киеренке итеп тасвирлыйлар. Чыннан да, безнең пенсия тупланмаларыбызны алачаклармыни - без бу мәсьәләгә ачыклык кертергә булдык. Бу хәлгә аңлатманы РФ Пенсия фондының Нурлат районы идарәсе начальнигы Рушания Шакирова бирә:
- Беренчедән, бу пенсия тупланмаларын мәҗбүри пенсия иминияте системасында формалаштыручы 1967 елгы һәм аннан яшьрәк гражданнарга кагыла. Быел һәм 2015 елларда аларга хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә иминият кертеме тарифын сайлау мөмкинлеге бирелә. Яисә бүгенге кебек 6 процентны калдырырга да була. Шулай ук пенсиянең тупланма өлешен алга формалаштырудан баш тартырга мөмкин, ягъни эш бирүчеләр түләгән барлык иминият кертемнәрен пенсиянең иминият өлешен формалаштыруга юнәләтергә була.
Шул рәвешле, гражданин пенсия тупланмаларын формалаштырудан баш тартса, аның эш бирүчесенең Россия Пенсия фондына керткән иминият взнослары (индивидуаль тариф буенча 16 процент) кешенең киләчәк пенсиясенең иминият өлешен формалаштыруга китәчәк.
"Ни генә булмасын, гражданнарның моңа кадәр формалашкан барлык пенсия тупланмалары элеккечә үк инвестицияләнәчәк. Гражданнар пенсиягә чыгу хокук алгач һәм аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткәч, тупланмалар тулы күләмдә түләнәчәк," - ди Рушания Мөбиновна.
Идарәче компания яки дәүләт булмаган пенсия фондын сайлау турында беркайчан да гариза бирмәүче гражданнар, кем әйтмешли, "дәшмәүчеләр" дә бар. Аларга, алдагы елларда да хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә 6 процент тариф күләмендә иминият кертемнәре кереп барсын өчен, идарәче компания яки дәүләти булмаган пенсия фондын сайлау турында гариза язарга кирәк. Моннан тыш, элеккеге кебек үк, пенсия тупланмаларын дәүләти булмаган пенсия фондына күчергәндә, гражданинга сайлап алынган фонд белән мәҗбүри пенсия иминияте турында килешү төзү зарур.
Шул рәвешле, пенсиянең 6 процент тарифлы тупланма өлеше теләсә нинди очракта да идарәчк компания яки дәүләти булмаган пенсия фондын сайлау белән бәйле булачак. 2015 елның 31декабренә кадәр гариза бирмәүчеләр элеккечә үк "дәшмәүчеләр" булып калалар, яңа пенсия тупланмалары формалаштудан туктатыла һәм барлык иминият кертемнәре дә пенсиянең иминият өлешен формалаштыруга китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат