Нурлат район басу-кырларында урып-җыю эшләре гөрли
Башка кыр эшләре сыман урак та быел күпкә иртәрәк башланды – беренче комбайннар басуларга әле узган пәнҗешәмбедә үк чыкканнар иде инде.
Беренче булып эшкә керешкән “С ө л ә й м а н о в Ә. И .” һ ә м “Южная”га башка хуҗалыклар да кушылды һәм бүген бар җирдә дә төп игътибар урыпҗыю эшләренә бирелә.
Дөрес, бүген инде язын фаразлаган уңышка өметләнергә юк, җәй буена бер тамчы да яңгыр күрмәгән басулар да булды бит. Әнә, “Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгының Ерепкинодан ерак булмаган уҗым культуралары басуларында да яздан бирле яңгырлар бер-ике тапкыр явып уздымы икән. Кырларда җирнең суга тилмереп ярылып китүеннән дә чамаларга була моны. Әмма шулай да, җәй дәвамында алып барылган агротехник чараларның нәтиҗәсе булган – бүгенге көндә матур гына уңыш җыялар.
Хуҗалык агрономы Фәнил Сруров әйтүенчә, кырларда җәй дәвамында өч тапкыр өстәмә тукландыру гына үткәргәннәр.
Бүген күпме борчулар, тырышлык белән кадерләп үстергәнне югалтуларсыз җыеп алу – төп бурыч, чөнки икмәкнең һәр бөртеге кадерле.
Бу яктан әлеге хуҗалык уңганнары сыната торганнардан түгел. Быел да уракка ныклап әзерләнгәннәр, барлык комбайннары да көйле эшләп тора. Шуңа да урып-җыю эшләре дә оешкан төстә бара. Әнә, 300 гектарлы кырда эшне бер көн дигәндә тәмамладылар да, бердәм булып янәшәдәге кечерәк басуга юнәлделәр. Комбайннарга күченү өчен исә нибары ярты сәгать вакыт җитте – 16 кыр корабы бер-бер артлы тезелешеп эшкә керешү белән басу аларның гөрелтесенә күмелде.
Куәтле техниканың берсен тәҗрибәле механизатор, узган елда да республика Президенты Грантына лаек булган Әнәс Сәлахов иярли. Комбайны өр-яңа дияргә була, узган елда кайтарылган ике яңа “Клаас”ның берсен нәкъ менә аңа ышанып тапшырганнар. Быел исә комбайнчы беренче тапкыр басуга кызы Әдилә белән чыккан. Фома мәктәбендә белем алучы кызы әтисе кул астында урып-җыюның нечкәлекләрен өйрәнә. Шунысын да әйтик, быел хуҗалыкта комбайнчы ярдәмчеләре арасында кызлар өчәү икән.
– Үз кызым белән янәшә торып эшләү, әлбәттә, башкачарак. Әмма эш эш инде һәм урак вакытында берәүгә дә тик утырырга туры килми, көн дәвамында тырышып хезмәт куярга кирәк. Быел уңыш азрак, шуңа да югалтуларга юл куярга һич тә ярамый, – ди Әнәс Сәлахов. Комбайннар суктырган игенне ташу да югары дәрәҗәдә оештырылган. Көн дәвамында 15-16 данә техника берничә рейс ясарга өлгерә. Игеннәрнең бер өлешен элеваторга, икенчесен ындыр табакларына озаталар. Мәсәлән, бу басудагы “Льговская” сортлы бодай ындыр табагына кайтарыла, чөнки аны алга таба орлыклык материал итеп файдаланачаклар икән.
Тулаем, хуҗалык буенча урып-җыю мәйданнары 16 меңнән артыграк гектар тәшкил итә, шуларның 6 мең гектарга якыны – көзге, калганнары сабан культуралары. Димәк, алда эш фронты шактый зур әле. Әмма шундый куәтле техника базасы һәм үз эшенең чын осталарыннан торган комбайнчылар армиясе булган хуҗалык өчен әлеге мәйданнар һич кенә дә куркыныч түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев