Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы яңа елны үткәрергә әзер

Районның 3041 баласы яңа ел тамашаларына чакырулы. 41 укучы - лидерлар, уку алдынгылары, фестивальләр һәм спорт ярышлары алдынгылары, тәрбиягә алып үстерүче балалар 25 декабрьдә "Татнефть-арена" боз сараена Республика чыршы бәйрәменә чакырулы.

Бәйрәм чорында район башкарма комитетының мәдәният бүлеге әзерләгән чаралар планы да зур. Мисал өчен, "Ледок" боз сараенда 27 декабрьдә Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгының чыршы бәйрәмен 2000 бала тамаша кылачак. 25 - 26 декабрьдә Мәдәният сараенда 1000 бала - ятимнәр һәм инвалид һәм шәһәр балалары өчен "Золушка" дип аталган яңа ел тамашасы узачак. Шәһәрнең төп чыршысын ачу 28 декабрьгә билгеләнгән. Бәйрәмдә күңел ачу чаралары белән беррәттән спорт ярышлары да планлаштырылган. 31 декабрьдә үзәк мәйданда яңа ел концерт программасы узачак. Моннан тыш, 7 һәм 13 гыйнварда да үзәк мәйданда бәйрәм чаралары узачак.
Бәйрәм күңел ачулары белән берәттән районда иминлелек чаралары да көчәйтеләчәк. 15 декабрәдән 1 февральгәчә аерым янгынга каршы режим старт алачак. Россия МЧСның Нурлат районы бүлегендә хәбәр итүләренчә, нәкъ менә яңа ел көннәрендә - 1 - 10 гыйнварьда янгыннар арту очрагы ихтимал икән. Шуңа хәзер районның янгынга каршы службалары инстуктажлар үткәрү белән мәшгуль. Тагын бер проблема - ул пиротехника. Яңа ел күңел ачулары вакытында пиротехник әйберләрне биналарда куллану катгый тыелачак. Моннан тыш, район һәм шәһәр кибетләрендә, базарларында сатылучы стандартларга туры килмәгән, сертификатлаштырылмаган товар да "энә күзеннән" узачак.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында 100гә якын полиция хезмәткәре җәмәгать иминлеген саклаячак. Моннан тыш, ирекле халык дружинасы, "Форпост" җәмәгать иминлеген саклау буенча яшьләр формированиесе полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдларга чыгачак. Чыршы тирәсендә спиртлы эчемлек сатучы һәм эчүчеләрне дә полиция хезмәткәрләре "күз угыннан" ычкындырмаячак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X