Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат шоферы Сочи Олимпиадасында журналистлар һәм спортчыларны йөртә башлады

Мамыктан Вячеслав Павлов өчен кышкы Олимпия уеннары күптән башланды инде: тәҗрибәле шофер гыйнвар башыннан бирле Сочида спортчылар, матбугат вәкилләрен, кунаклар ташу белән мәшгуль. Без шалтыраткан вакытта да төнге рейстан кайтып керүе генә иде әле.

- Аэропорттан туристлар, спортчылар ташыдык, дүрт рейс ясарга туры килде. Әлегә ял итәм, шалтырату көтәм, - дип башлады ул сүзен. - Кая кушсалар, шунда барабыз. Шәһәр эчендә күбрәк Мәскәү шоферлары йөри. Без, татарстанлылар асылда матбугат вәкилләрен төрле объектларга йөртәбез, Красная Полянага рейслар еш ясарга туры килә. Универсиадада эшләгән өр-яңа автобусларда йөрибез.
- Вячеслав Павлович, ә Сочи сезне ничек каршы алды?
- Әлбәттә, биредәге халәтне сүз белән генә аңлатырлык түгел: бөтен җирдә Олимпия рухы хөкем сөрә. Акрынлап спортчылар, туристлар агыла башлады инде. Без кунакханәдә торабыз, шартлар әйбәт, бүлмәдә өчәү - тагы ике Казан егете бар. Уеннарга җәлеп ителгәннәр барысы да махсус формалардан, шоферларда да бар ул. Дөрес, минем юк әле, чөнки соңгы көнгә кадәр Сочига бару-бармавым билгеле түгел иде бит, шул көннәрдә бирәчәкбез, диделәр инде.
- Олимпиада кебек үтә дә җитди спорт форумында хезмәт күрсәтәчәк персоналны, әйтик, шоферларны ничегрәк сайлыйлар?
- Әлбәттә, иң беренче чиратта Казандагы Универсиадада ничек эшләүне исәпкә алалар. Сайлап алганнан соң да, безнең белән бик нык эшләделәр әле: террорчылыкка карата уяулык буенча, туристлар, спортчылар белән нинди мөгамәләдә булырга кирәклеген аңлатып инструктажлар үткәрделәр, Сочига килгәч, фәнни фильм да күрсәттеләр әле. Ә аралашуга килгәндә, бер дә кыенлыклар юк. Ул эшне биредә волонтерлар башкара, алар бик күп монда. Аннан әле Универсиадада ук безгә "рус-инглиз" теле буенча сөйләшү китаплары биргәннәр иде, аның ярдәмендә кирәк нәрсәне аңлатырга була.
- Вячеслав Павлович, ә Олимпиадада гади җанатар гына да булып аласыгыз килмиме?
- Сочига кадәр барып та, бер спорт ярышы карамыйча кайтасы килми, әлбәттә. Әмма бездә Универсиададагы кебек теләсә кайсы объектка үтеп керү мөмкинлеге бирә торган аккредитация түгел шул. Тик буш вакыт булыр дип уйлыйм һәм үзем яраткан чаңгы спорты, биатлон ярышларын бераз хозур кыла алырмын дип өметләнәм.
- Сочига беренче баруыгызмы әле бу?
- Бөгелмәдә укыган чакта, Сочида техникум студентлары арасында узган җиңел атлетика ярышларында катнашырга туры килгән иде. Әмма бу хәл 1978 елда ук булган иде, 35 елдан артык вакыт узды бит инде. Бүгенге Сочи белән ул вакыттагысын чагыштыру бер дә урынлы булмас иде, әлбәттә.
- Сезнең өчен Олимпиада күпмегә сузылачак инде, көндезен дә, төнлә дә рейсларда йөрүе алҗытмыймы?
- Олимпия уеннарында тулысынча эшләп бетерәчәксез, диделәр. Бәлкем параолимпия уеннарына да алып калырбыз әле, дип тә искәрттеләр. Гомумән, минем командировканы март азагына кадәр ясадылар. Арымыйсыңмы, дип өйдән дә шалтыраткалыйлар. Гомергә бер килә торган шундый вакыйга ялыктыра димени инде? Рәхәтләнеп эшлибез, ил белән бергә тарихка кереп калабыз - бәхет бит бу.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Вячеслав Павлович. Сочида да, соңыннан да юлларыгыз сикәлтәсез булсын, үзегез дә, пассажирларыгыз да исән-имин йөрегез!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X