Конкурсыбызның чираттагы катнашучылары - "Алтын балык" балалар бакчасы коллективы. Бакчада кечкенә табигать почмагы оештырып, алар балаларда миһербанлык, кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбиялиләр.
Бакчаның төп горурлыгы - алтын балык. Бакча символын гәүдәләндергән әлеге җан иясе балаларның чын дустына әверелгән. Беренче каттагы фойеда куелган аквариум иртән-иртүк балаларны каршы алып, үзенә җәлеп итеп тора. Балык бакчага теләмичә килгән балаларның күз яшьләрен дә киптерә, кәефләрен күтәрә, матурлыгы белән сокландырып, нәфислек хисләре дә уята. Аның янында ташбака белән тутый кош урын алганнар, аларны бакчага ата-аналар алып килгән. Әлеге җан ияләрен карап-тәрбияләп торуда балалар бик теләп катнаша.
- Бу үз гаиләләрендә йорт хайваннары булмаган балаларга да җан ияләре белән күпмедер дәрәҗәдә аралашу мөмкинлеге бирә, - ди бакча җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу районда тере җан ияләре булган бик сирәк бакчаларның берсе. Күпчелек бакчаларның экологик почмакларында, башлыча, бүлмә гөлләре, үсемлекләр генә бар.
Нет комментариев