Күптән түгел Нурлатның балалар сәнгать мәктәбе укучылары музыка мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары арасында Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән олимпиадада катнаштылар.
Музыкаль-теоретик дисциплиналар буенча олимпиада бөек рус композиторы М.И.Глинканың 210 еллыгына багышлап үткәрелгән. Анда "Композитор иҗатын тәкъдир итү" номинациясендә Г. Прокофьеваның укучылары Елена Кандрова, Язилә Мөхәммәтова, Әдилә Шагаева 1нче урынны яулаганнар. Ә музыка әдәбияты буенча тестларда Язилә Мөхәммәтова - II, Әдилә Шагаева, Елена Кандрова һәм Ксения Трифонова - III булганнар.
Нет комментариев