Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат спортчалары республика ярышларында

Кикбоксинг. 16-18 гыйнварда Менделеевск шәһәрендә ТР беренчелеге үтте.

Анда Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең Евгений Казаев тренерлыгындагы "Аркона" спортчылары да уңышлы чыгыш ясап кайтты. Бәйгедә катнашкан 23 кикбоксчы җәмгысе унбиш медаль яулады. Шулардан Илнур Әмиров, Салават Заһретдинов, Ильяс Хөснетдинов, Данил Морозов, Марат Баймурзин җиңүче исемнәренә лаек булдылар. Ә кызлардан Алина Чубенко лайт-контакт һәм семи-контакт төрләрендә ике "алтын" медаль яулады.
Чаңгы спорты. 17-19 гыйнварда Яшел Үзәндә шәхси-команда беренчелеге үтте. Анда барлыгы 26 команда көч сынашты, һәм Нурлат чаңгычылары үз төркемнәрендә III урын алдылар. Беренчелектә Нурлат данын яшь чаңгычылар Георгий Крайнов, Анна Ефимова, Владлена Сандимирова, Алексей Михеев, Денис Панков (тренерлары Иван Белов), Ангелина Убамзарова, Алена Иванова (Владимир Шугаев), Елена Прописнова (Валерий Трофимов) һәм Айдар Әндаров (Илһам Әндаров) якладылар.
Милли көрәш. 18 гыйнварда Базарлы Матак балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелеге узды. Ул "Кызыл Шәрыкъ" җәмгыяте призларына үткәрелде. Әлеге бәйгедән Нурлат спорт мәктәбе шәкерте Ленар Әхмәтшин 50 килограмм-га кадәрге үлчәү авырлыгында чемпион исеме яулап кайтты. ДЮСШның тагы ике көрәшчесе - Адель Сафин һәм Ранис Тәмаев II урыннар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Спорт