ХӘБӘРЛӘР
Нурлат укучылары пенсия грамоталылыгын арттыралар
Чәршәмбе, 15 октябрьдә, Нурлат Бөтенроссия Бердәм пенсия грамоталылыгы акциясенә кушылды. Акция кысаларында РФ Пенсия фондының Нурлат районы идарәсе хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләре укучыларын үзләренә кунакка чакырдылар.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рушания Шакирова билгеләп үткәнчә, "Бердәм пенсия грамоталылыгы көне" акциясе укучы яшьләр өчен масштаблы мәгълүмати-аңлату кампаниясенең бер өлеше булып тора. Ул яшьләрнең пенсия һәм социаль грамоталылыгын арттыру, шулай ук аларда үзләренең киләчәк пенсияләре өчен шәхси җаваплылык формалаштыру максатыннан үткәрелә.
Бүген кешенең тормышы туган көненнән соңгы сулышына кадәр Пенсия фонды идарәсе белән бәйле. Чарада мәктәп укучыларына әлеге этаплар, пенсия тәэмин ителеше кагыйдәләре турында җентекле итеп сөйләделәр. Ә алар, үз чиратларында, сораулар бирделәр. Чыгарылыш сыйныф укучыларын бөтен нәрсә, хәтта Рушания Мөбиновнаның ничек итеп җитәкче вазифасына җитүе дә кызыксындырды. Һәм алар җавапларны да зур кызыксыну белән тыңладылар. Алар тагын киләчәктә пенсияне ничек арттырып булуы, "ак" хезмәт хакы алуның ни өчен кирәклеген дә белделәр. Очрашу анкеталар тутыру һәм идарә кабинетлары буйлап экскурсия белән тәмамланды, укучылар анда белгечләрнең эш алгоритмы белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев