Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат – Җәйһан: дуслык күпере салына

Нурлатның Төркия белән мөнәсәбәтләре яңарырга һәм эшлекле юнәлеш алырга охшаган. Карабүк сәламнары артыннан ук диярлек Нурлатка Төркиянең икенче шәһәре - Җәйһаннан кунаклар килеп төште.

Шәһәр башлыгы Хөсәен Сүзле, шәһәр хакимиятенең торак төзелеше фирмасы генераль директоры Тарһан Әкиз, хакимиятнең торак мәсьәләләре буенча координаторы Рәхми Пекар Нурлатка җәмәгатьләре белән килгәннәр. Татарстан белән аралашу, татарлар белән белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыруны Хөсәен бәй тамырларыбызның берлеге, мәдәниятебезнең, динебезнең уртаклыгы чагылышы дип бәяли. Хөсәен бәй - ҖәйҺанны 1999 елдан бирле җитәкли, өч чакырылыш сайлап куелган башлык икән. Белгечлеге буенча агроном, җәмәгате Зәйнәп ханым белән 3 бала үстерәләр. Җәйһан - Төркиянең Адан провинциясендә урнашкан шәһәр һәм район. 180 мең халкының 102 мең шәһәрнең үзендә яши. Кайчандыр авыл хуҗалыгы районы булган, текстиль, азык сәнәгате белән генә шөгыльләнгән төбәкнең икътисадый әһәмияте соңгы елларда аерата үскән.Җәйһан - бүген ике нефть ткәргечнең соңгы пункты һәм нефть агызу порты буларак мөһим төбәк.Шимбә көнне кунакларны Нурлат мунииципаль районы башлыгы Наил Шарапов кабул итте. Хөсәен Сүзле кебек үк, ул кунакларны Нурлат, аның икътисадый күрсәткечләре белән таныштырды, республикада гамәлдә булган программалар, аерата торак төзелеше программалары турында да сөйләп алды. Кыска вакытлы аралашу вакытында ике шәһәр арасында тугандашлык, дуслык җепләре урнаштыру, икътисадый багланышларны булдыру теләге һәр иике яктан да хуплап кабул ителде.
Икенче көнне кунаклар Бөтенроссия "Уяв" чуваш милли мәдәнияте бәйрәмендә катнаштылар, ә дүшәмбе көнне изге Болгар җиренә сәяхәт кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар Тљркия Хљсђен Сњзле