Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат яшьләре походта булып кайттылар

Билгеле булганча, продуктив хезмәт тулы канлы ялдан башка мөмкин түгел, шуңа да "Нурлатнефть" НГДУсы яшьләре җәйнең бер көнендә походка чыгарга булдылар.

12 июнь көнне идарәнең 20 яшь активисты, рюкзаклар тагып, туристлар җиһазларын алып һәм яхшы кәеф белән юлга кузгалдылар. Бормалы юллар буйлап бара торгач, без Аксубай районындагы гаҗәеп табигатьле Изге чишмәгә барып чыктык. Бу чишмәне сайлавыбыз исә юкка түгел, чөнки аны "Нурлатнефть" НГДУсының че нефть һәм газ чыгару буенча 3нче цехы карап тора.
Саф чишмә суы, түбәле зур өстәлләр, учак ягу өчен урыннар... Кыскасы, аш әзерләү өчен бар да кул астында. 1нче ЦДНГның яшьләр лидеры Илфат Мөхәммәдьяров һәм ЦКППН ООУсы операторы Илфат Мирзаҗанов искиткеч уха һәм хуш исле пылау әзерләделәр. Ике самавыр кайнап торды һәм күбебезнең тизрәк сыйдан авыз итәсе килде. Ә тәмле аштан соң спорт программасы башланып китте: мини-футбол, волейбол уйнадык, бадминтонда көч сынаштык.
Саф һава, якты кояш, тәмле ризык һәм спорт безнең сәламәтлегебезне һәм кәефебезне яхшыртып кына калмады, татулыгыбызны да ныгытты. Учак янында утырганда без рәхәтләнеп аралаштык, шәхси уңышларыбыз турында сөйләштек, һөнәри мәсьәләләр турында фикер алыштык. Бу безнең мондый беренче очрашуыбыз иде һәм һәркайсыбыз аның дәвамлы булуын теләде. "Нурлатнефть" НГДУсының КВН командасы капитаны, бар яктан да активлардан булган Илдус Галимов 12 июньне "Нурлатнефть" НГДУсында Яшьләр көне итеп кабул итәргә дигән тәкъдим кертте. Һәм шунда ук предприятиенең яшь активистлары клубын булдыру һәм аңа исем сайлау тәкъдиме дә керде. Озак кына уйлашканннан һәм фикер алышканнан соң клубыбызга "Тотрыклы яшьләр" дигән исем бирергә булдык. Ул социаль челтәрдәге проектыбызда да шулай аталачак. Ә походтан яшьләребез арасында тынгысыз активистларыбыз һәм яшь буынның һәр башлангычын хуплап торучы НГДУ җитәкчелегенең һәрчак ярдәм итеп торуына тоюыбызга чын күңелдән сөенеп кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат