Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатка Олимпия уты киләчәк

Аны шәһәргә якташ-марафончыбыз Михаил Горелов алып килергә планлаштыра. Бүгенге көндә Ульянда яшәүче якташыбыз, җиңел атлетика буенча ике тапкыр СССР чемпионы Михаил Горелов Олимпия уты эстафетасында катнашкан.

Михаил Анисимович анда икенче этапны йөгергән, факелны олимпия чемпиныннан кабул итеп алдым, ди. Атаклы спортчы-якташыбыз әлеге чарадан алган тәэсирләрен, якын араларга планнарын һәм Олимпиада фаразларын безнең белән дә уртаклашты.

Реклама


- Олимпия факелы тотып йөгерү бәхете гомергә бер генә була ул, һәм әлеге чарадан алган тәэсирләр кәгазь битенә генә сыярлык түгел. Мин икенче этапны йөгердем, 300 метрлар чамасы булды ул, соңыннан Олимпия факелын истәлеккә сатып алдым. Тиздән аны Нурлатка да алып кайтып, укучыларга, яшь спортчыларга күрсәтмәкче булам әле. Олимпиадада исә биатлон, чаңгы ярышларын караячакмын. Биатлонда Норвегия спортчысы Уле Эйнар Бьорндален өчен җан атачакмын, аның 93 алтын медале бар, йөзне тутырсын иде дим. Үзебезнекеләрне катнаш эстафетада җиңәрләр дип өметләнәм, Евгений Устюговка да ышанычым зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Горелов

2
X