Нурлатлы Венера Каняфинаның гомере саннар белән бәйле
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең план бүлеге начальнигы Венера Каняфина "Минем һөнәрем-минем язмышым" номинациясендә җиңүгә лаек дип табылды.
Венераның бар гомере саннар дөньясында үтәчәге аның язмыш китабының беренче битенә үк язылган булган, күрәсең. Фома мәктәбенең математика һәм физика укытучысы, озак еллар аның директоры булган Минсәлим һәм педагог Асия Кәримовлар гаиләсендә дөньяга килгән кыз әле бала чагыннан ук математика дәресләрен ярата, әллә нинди катлаулы формулалар, ерып чыга алмаслык кебек тоелган исәпләүләрне төгәллек һәм сабырлык белән азагына кадәр җиткерү аңа канәгатьлек хисе бирә. Әлеге сыйфатларының аңа алга таба тормыш формулаларын чишкәндә күп тапкырлар кирәге чыга да.
Ә гомерен авыл хуҗалыгы белән бәйләвен... тыйнаклыгы хәл итә.
- Әти белән Казанга финанс-икътисад институтына документлар тапшырырга бардык, - дип искә төшерә ул елларны Венера Минсәлимовна. - Әмма анда документлар тапшырырга килүчеләрнең күбесе мода буенча киенгән шәһәр кызлары булуын күрүгә, күңелем тартмады. Шулай итеп, документларны авыл хуҗалыгы институтына тапшырып кайттык.
Институтны кызыл диплом белән тәмамлап, "Игенче" колхозына эшкә кайта Венера Минсәлимовна. Ул чагындагы колхоз рәисе Сәлим Гафуров кызга кайту белән үк баш экономист эшен тәкъдим итә. Яшь белгеч бу эшкә куркып кына ризалык бирсә дә, сынатмый - коллективта тиз арада үз кеше булып китә, белемнәрен эшкә җигеп, авыл хуҗалыгы икътисадын алып баруда камилләштерелгән методлар һәм технологияләрне гамәлгә кертә.
Шул ук елны туган авылы егете, бу чагында инде колхозда бухгалтер булып эшләүче Сабирга кияүгә чыга Венера. Гаиләдә бер-бер артлы өч бала - Алия, Гөлназ һәм Илназ дөньяга килә. Икесенең дә эше җаваплы: тормыш иптәше колхозның баш бухгалтеры, үзе - баш экономист, еш кына эштә тоткарланган чаклары да була. Әмма балалары әти-әниләре үрнәгендә эшчән, тәрбияле булып үсәләр, бүген дә әниләрен бары яхшы хәбәрләре белән генә сөендереп торалар. Тик бүгенге көндә гаиләнең түгәрәк тормышы гына китек, моннан ике ел элек кинәт үлем тормыш иптәшен якты дөньядан алып китә. Бу югалтуны да язмыш сынавы буларак кабул итеп сабырлык, түземлек белән кичерә Венера Минсәлимовна.
Венера Каняфина менә инде 10 елга якын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә план бүлеге начальнигы. Хуҗалыкта эшләп туплаган тәҗрибәсе аңа яңа эшен тиз үзләштерергә ярдәм итә. Әлбәттә, биредә җаваплылык күпкә зуррак, әмма ул үзен эшенең чын остасы итеп күрсәтә алган.
- Венера Минсәлимовнага анализлый белү сыйфаты хас, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин аның турында. - Һөнәрмәнлеге аңа төгәл прогноз ясарга һәм аларның үтәлешенә ирешергә мөмкинлек бирә. Авыл хуҗалыгы тармагының икътисадый тотрыклылыгында аның өлеше зур.
Хезмәттәшләре исә Венера Минсәлимовнаны тыйнаклыгы, ярдәмчеллеге, кешелекле булганы өчен дә яраталар әле. Ә ул нәкъ менә бу һөнәрне һәм авыл хуҗалыгы тармагын сайлавына һич кенә дә үкенмичә, аны төгәллек белән башкаруын дәвам итә. Көн саен Фомадан Нурлатка йөреп эшләү кыенрак булса да, туган авылыннан аерылырга уйламый. Иртүк торып терлек-туарын карарга да, йорт-җирен тәртипләргә дә вакытын таба, җәй буена бакчасын аллы-гөлле чәчәкләр бизи, ә ул авыл тормышының мәшәкатьләре турында түгел, рәхәт яклары турында күбрәк сөйли. Чөнки тумышы белән генә түгел, бар күңеле белән авыл кешесе ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев