Нурлатлылар иң тәмле ризыкны сайладылар
Узган якшәмбедә DFM-Нурлат игълан иткән конкурсның финалы "Шифа" ТРЦсында зур бәйрәм булып үтте. Катнашучылар әзерләгән ризыклардан авыз итү, конкурслар, викториналар һәм призларда сәүдә үзәгенә килгән һәркем катнаша алды, жюри да сатып алучылардан сайланды. Сигез катнашучы арасыннан җиңүче исеменә һәм төп приз-мультиваркага Эльвира Әхмәтвәлиева лаек булды. Калган катнашучылар да бүләксез китмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев