Нурлатлылар җиргә якыная
Быелның 5 аенда Нурлатта дача участокларыннан баш тартучы булмаган. Бу хакта безгә җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасыннан хәбәр итәләр.
- Киресенчә, халыкның җиргә якынаюы күзәтелә,-ди палата рәисе Рәмис Шәйхетдинов, участок сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә булуын күздә тотып. Хәзер дачаларда эшнең иң кызган чагы, һәм җирдә хезмәт куйган нурлатлылар беренче көннән үк уңышны бурлардан саклау хәстәрен дә күрергә тырышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев