Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” акциясе кысаларында июнь аенда китапханәләргә 1546 китап тапшырган

Татарстанда 30 майдан "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе бара. Июнь аенда акциядә 596 нурлатлы катнашкан инде. Аларның ярдәме белән мәктәп китапханәләре 1546 китапка тулыланган

Мәктәп китапханәләрен дәреслекләр, фәнни-популяр, белешмә һәм матур әдәбият белән тулыландыру һәм балаларны китап укырга җәлеп итүне максат иткән әлеге акциядә район һәм шәһәрнең 29 мәктәбе катнашырга өлгергән. Хәер, шәхси китапханәләрен мәктәп балаларына бүләк итүчеләр акциягә кадәр дә булган икән үзе. Мәсәлән, гимназия китапханәсенә Нурлатта яшәүче пенсионер Исхак Вәлиуллин шәхси китапханәсеннән 140тан артыграк китабын бүләк иткән булган. Пенсионер Роза ханым Нигъмәтуллинаның да мәктәп китапханәсе өчен кыймәтле саналган 100дән артык китабын сөенеп кабул иткәннәр биредә. Район мәгариф идарәсе начальнигы Газиз Юнысов үзе дә бу яктан үрнәк күрсәтергә өлгергән - 9нчы мәктәп китапханәсендә ул китергән китаплар аз түгел. Авыл мәктәпләрендә дә акциягә кушылучылар арта.
- Акция старт алганнан соң, мәктәп директоры Нәбиулла Абдуллин китапханәбезгә 20 китап бүләк итте, - ди Киекле мәктәбе китапханәчесе Лилия Курамшина. - Мәктәп чыгарылышлары да мөрәҗәгатебезне кире какмый. Яр Чаллыда яшәүче Фәрбизә апа Галиуллина, Айрат Хәммәдиев акциябезгә бик теләп кушылдылар. Әле акциягә кадәр үк Мәүлия апа Хәмитова бүләк иткән 140лап, Рәмис Кәримов китергән 240 китапның да файдасын күрәбез, мәктәп программасына кергән матур әдәбият әсәрләренә аеруча ихтыяҗ зур бит.
Акция 30 августка кадәр дәвам итә. Анда мәктәп укучылары, чыгарылышлары - теләгән һәр кеше катнаша ала. Шулай ук оешма-предприятиеләрнең дә катнашуына өмет тота оештыручылар. Киштәләрдә тузан җыеп яткан китаплар биредә никадәр балага хезмәт итәргә мөмкин бит әле.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат акция Китап Киекле китапхань