Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар күрсәткечләрне вакытында тапшырырга тиеш

Электр энергиясе өчен башка төр торак-коммуналь хезмәтләрдән аерым түли башлавыбызга берничә ай үтте. Инде бу вакытка ничек итеп зур ОДНнар түләмәскә кирәклеген өйрәнеп җиткән булсак (элек аерманы үз акчасы белән ТСЖ түли иде), хәзер аны һәр кулланучыга туры килгән гомуми мәйданнан чыгып исәплиләр һәм бүләләр.

Әмма түләүләрне ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга кертә башлау белән ОДН проблемасы янә калкып чыкты.
Гомумйорт ихтыяҗлары проблемасы белән нурлатлылар район газетасе редакциясенә дә еш мөрәҗәгать итәләр. Мисал өчен, шикәрчеләр бистәсендә яшәүче Әнвәр Миннеголов һәм Салих Яруллин, ноябрьдә квитанцияләр алгач, "ОДН" баганасындагы саннарга гаҗәпкә калалар. Циолковский урамындагы 11нче һәм Мәскәү урамындагы 5нче йортлардагы һәр фатир гомумйорт ихтыяҗлары өчен якынча 70-80 кВт.ка түләргә тиеш булып чыга.
- Үткән айларга бурычларыбыз булмый торып та, бу саннар каян килеп чыккан соң? - дип аптырыйлар алар. Аларның сорауларын без "Татэнергосбыт"ның Нурлаттагы клиентларга хезмәт күрсәтү офисына юлладык.
- Ноябрьдә кайбер фатирлар үз исәпләгечләренең күрсәткечләрен бирмәделәр, ә кемнәрдер аны 20сенә кадәр тапшырды. Шул сәбәпле, зур ОДН килеп чыккан да инде. Декабрьдә хәл үзгәрде, - диде "Татэнергосбыт" җәмгыяте филиалының Нурлат клиентларга хезмәт күрсәтү офисы начальнигы Гөлсинә Таһирова.
Бүгенге көндә барлык ТСЖлар һәм идарәче компанияләр электр энергиясе өчен түләүләр җыю вәкаләтләрен туктаттылар. Хәзер бу эш белән ресурслар белән тәэмин итүче "Татэнергосбыт" оешмасы шөгыльләнә. Әмма түләүчеләрнең 354нче Карарда язылган бурычлары шул ук кала: ай саен 23-25ләрендә исәпләгеч приборларның күрсәткечләрен алырга һәм аларны ресурс белән тәэмин итү оешмасына тапшырырга. Бу бурычка бар җаваплылыкны тоеп якын килсәк, ОДН да ул кадәр үк куркыныч булмаячак. Янә югарыда телгә алынган йортларны мисалга китерик. Ноябрьдә Циолковский урамындагы 11нче йортта ОДН 50-80 кВт тәшкил иткән, ә декабрь квитанцияләрендә максималь ОДН 29 кВт булган. Аерма күзгә ташланырлык бит. Бу исә биредә яшәүчеләрнең оешканрак төстә эш итүе һәм мәгълүматларны 23-25ләрендә тапшырулары нәтиҗәсе.
Электр энергиясен исәпләү приборлары мәгълүматларын күпканаллы түләүсез номер аша (8-800-200-25-26), шулай ук 2-05-46, 2-25-79, 2-33-89 телефоннарына шалтыратып та хәбәр итеп була.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X