Нурлатлылар Лениногорскида осталык күрсәтә
Чәршәмбе көнне Лениногорск шәһәрендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты -хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона турында Нурлат районы вәкилләре дә чыгыш ясаячак.
Конкурсның район туры җиңүчеләре - "Мәдәният һәм рухилык" номинациясендә Югары Нурлат мәдәният йорты директоры Гөлсинә Фәтхетдинова, "Минем гаиләм - минем һөнәрем"дә Егоркино урта мәктәбе директоры урынбасары Галина Терентьева, "Ел ир-аты- лидер"да Мәшгульлек үзәге директоры Нәгыйм Сафиуллин, "Ел хатын-кызы. Ел үрнәге"ндә "Тирмәкәй" балалар бакчасы мөдире Татьяна Фадеева Нурлат районы данын яклаячаклар. Зона турында җиңү яулаган якташ - номинантларыбызны март аенда олы бәйрәмдә Республика җитәкчелеге белән очрашу көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев