Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар Универсиаданы ябу тантанасында катнашып кайттылар

17 июльдә Нурлаттан саллы гына делегация XXVII Бөтендөнья Универсиадасын ябу тантансын хозур кылып кайтты

Әлеге бәйрәмгә баручылар арасында оешма-предприятие җитәкчеләре дә, төрле тармак хезмәткәрләре, спортчылар да, гаиләләре белән җыенеп чыгучылар бар иде. Мисал өчен, "Нурлатнефть" НГДУсы" үз хезмәткәрләренә 50 билет сатып алды һәм аларны автобус белән Казанга алып барып та кайтты. Ә менә Универсиада объектларын әзерләүдә үз өлешләрен керткән нурлатлыларны "Татнефть-Арена"да каршы алдылар, анда районнардан килгән кунакларга җиңелчә генә табын да корылган иде. "Безне оештыручылар бик зурлап каршы алды. Универсиадага әзерлек эшләрендә катнашучыларны барлык районнардан да җыйганнар иде. Бераз тамак ялгап алгач, автобусларга утыртып Универсиада ябылу тантанасына - "Казан-Арена"га алып киттеләр. Гомумән, барысы да искиткеч оешкан төстә үтте. Универсиада оештыручыларының үзләренә булышучыларга шул рәвешле хөрмәт күрсәтүләре һәммәбезнең күңеленә хуш килде", - дип тәэсирләрен уртаклашты райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Казан Универсиада райбашкарма комитеты