Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның иң яхшы гаилә фермасы һәм авыл җирлеге 50шәр мең сумлык премиягә ия булды

Кичә Теләчедә үткән республика зона-киңәшмәсендә Фома авылыннан Минтаһир Шаһиәхмәтов иң яхшы гаилә фермасы, Егоркинодан Валентина Яковлева җирлектә терлекләр санын арттыру буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы буларак Дипломнар һәм 50шәр мең сумлык премияләр белән бүләкләнде.

- Республика конкусында быел районнан төрле номинацияләр буенча 5 кеше катнашты. 2009нчы елдан бирле үткәрелеп килүче әлеге конкурсның җиңүчеләре арасында ел да безнең район вәкилләре булуы сөенечле, - ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Миләүшә Фәтхетдинова.
Минтаһир Шаһиәхмәтовның гаилә фермасында бүгенге көндә 47 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 30ы - савым сыерлар. Гаилә фермасында бу елның 11 аенда гына да 91 тоннага якын сөт, 2 тоннадан артыграк ит җитештерелгән. Моннан тыш, гаилә фермасы башлыгы авыл җирлеген төзекләндерү, карап тору, бәйрәмнәрне үткәрүдә дә ярдәм итеп тора. Фермерның алга таба җитештерүне тагы да киңәйтү нияте дә юк түгел. Ә Егоркино авыл җирлегендә мөгезле эре терлекләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 68 башка артыграк, авыл халкының ит һәм сөт җитештерү күрсәткечләре дә уңай. Халык арасында шәхси хуҗалыкларны үстерүгә кредитлар алучылар саны да арта. 2013 елда мондый мөмкинлектән 23 кеше файдаланса, 2006нчы елдан бирле 90 шундый кредит алынган.
Авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү, шәхси хуҗалыкларны һәм хуҗалыкның кече формаларына ярдәм итү мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров һәм барлык авыл җирлекләре башлыклары катнашкан.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X