Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның Миндубай, Принц Бернес һәм Балетмейстер атлары Казан ипподромындагы чираттагы чабыш көннәрендә баш килделәр

Казан ипподромында соңгы араларда уздырылган чабыш көннәрендә Нурлат аргамаклары өч төп призны яулый алдылар

Мисал өчен, 12нче чабыш көнендә "Нурлат" ат заводының мастер-жокей А.Каппушев иярләгән Миндубай җирән айгыры 3 яшькә кадәрге һәм аннан олырак чиста токымла атлар арасында уздырылган ТР атчылараы хөрмәтенә призы узышында баш килде. Шул ук көнне "ТНП-Зүзәйнефть" җәмгыятенең "Ягуар" спорт клубыннан Голден Каскад туры айгыры (жокее М.Маммуров) Универсиада-2013 хөрмәтенә уздырылган чабышта икенче урынны алды. 13нче чабыш көнендә "Ягуар" клубының Принц Бернес кара җирән айгыры (М.Маммуров) 2 яшьлек чиста токымлы гарәп аргамаклары арасында уйнатылган Maiden призын отты. Шул ук көнне "Нурлат" ат заводының Хариза җирән биясе Россиядә Пушкин көне хөрмәтенә уздырылган чабышта өченче булып килде. Әлегә соңгы - 14нче чабыш көне дә нурлатлылар өчен күңелле нәтиҗәләр белән башланды. "Ягуар" спорт клубының Балетмейстер җирән айгыры (мастер-жокей А.Иванской) Россия көне хөрмәтенә уйнатылган призны отуга иреште. Шул ук чабышта РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллинның шәхси аты - Макс Отто туры айгыры (М.Маммуров) өченче урын алды. Ә "Нурлат" ат заводының Халисә туры биясе (А.Зәкиев) Россиядә туган атлар арасында үткәрелгән чабышта 1200 метрлы дистанцияне өченче булып узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ипподром Казан "Ягуар" спортклубы