Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның шикәрчеләр бистәсендә балалар акча эшләүнең яңа юлын тапкан

Көннең иң эссе вакыты, кояшта әлсерәгән балалар, носилкага тутырылган тимер ватыклары, алар өстендә... курчаклар.

Бу гадәти булмаган янәшәлеккә без шикәрчеләр микрорайонының Завод урамында юлыктык. Биредә балалар тимер ватыклары җыеп, шул рәвешле акча эшли булып чыкты.
- Чокырдан җыябыз да тимер-томыр кабул итүчеләргә илтеп тапшырабыз. Менә моның өчен 200 сумнар бирерләрдер, - диештеләр балалар.
Дүрт сабыйның һәркайсының кояштан әлсерәгәне күренеп тора, тимерләре исә авыр булулары өстенә кайнар да... Тик балалар тимер сатудан кергән акчаны кая илтәселәрен генә әйтеп бетермәделәр. Бүгенге көндә курчак уйнап утырасы балаларның шулай көн үзәгендә тимер җыеп кәсеп итүләре күңелгә тиде һәм ирексездән: шәһәрдә балигъ булмаган балалардан тимер-томыр ватыклары кабул итеп утыручы икенчел чимал пунктлары законлы эш итәме соң, дигән сорау туды. Хәзер редакциябез әнә шул сорауга җавап эзләү белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат металлолом балалар