Нурлатның сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче балалар туган җирләренә, гаиләләренә мәхәббәтләрен белдерәләр
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче балалар туган җирләренә, гаиләләренә мәхәббәтләрен белдерәләр

«Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" марафоны кысаларында балалар рәсемнәре конкурсына да старт бирелде.

Хәзер әлеге конкурста "Дуслык" ("Дружба", "Туслах") район газетасы редакциясеннән тыш, районның 3 сәламәтләндерү лагере - "Заречный", "Чияле Алан" һәм "Нурсан"да ял итүче балалар да катнаша. "Безнең Республика: горурланабыз һәм яратабыз" балалар открыткалары эскизы конкурсына Нурлат балалары вожатыйлары белән бергәләп туган җирләре, гаиләләре һәм үз тамырлары, үзара дуслык-бердәмлек турында ясаган рәсемнәрне җибәрәчәк. Конкурс 30 августта билгеләп үтеләчәк Республика көненә багышлана.

Нурлат

Нет комментариев