Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның “Уют” ТСЖсында рәис алышынды

Кичә, 9 декабрьдә шәһәрнең "Уют" торак милекчеләре ширкәтенең чираттан тыш җыелышы үтте, һәм анда иң төп тема итеп ширкәт рәисен алыштыру мәсьәләсе куелды.

2006 елда оешкан "Уют" ТСЖсын шул көннән алып Наталья Андриянова җитәкләде. Һәм шул еллар эчендә милекчеләрнең аңа карата шактый дәгъвалары җыелган булган икән. Җыелышка болар хакында тәфсилләп бәян иттеләр. Ширкәткә яңа рәис сайлау тәкъдиме бертавыштан кабул ителде, һәм халык үзенең кандидатурасын да кертте. Шул рәвешле, "Уют" торак милекчләре ширкәтен бүгеннән, ягъни 10 декабрьдән Александр Савинов җитәкли башлаячак. Җыелышта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримов та катнашты һәм ул да ширкәт рәисен алыштыру мәсьәләсенең актуальлеген ассызыклады.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ТСЖлар

2
X