Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның “Ышаныч” психологик-педагогик медик социаль үзәге өй туен көтә

"Ышаныч" психологик-педагогик медик социаль үзәге уку елы башыннан районның 8 авыл мәктәбендә булырга өлгерде. Үзәк белгечләре 9-11 сыйныф укучылары һәм педагоглар арасында психологик тренинглар, компьютер диагоностикасы үткәрделәр, нәтиҗәләр буенча шәхси консультацияләр бирелде.

1 сентябрьдән район психологлары "Ышаныч" үзәгенә беркетелгән. Ул район башкарма комитеты Карары нигезендә ачылды. Алга таба аның офисы Халыклар дуслыгы йортында урнашачак.
- Безнең яктан өй туена бар нәрсә дә әзер, - ди үзәк җитәкчесе Ольга Ефремова. - Кирәкле җиһаз сатып алынды. Без аны "Киләчәк" программасын тормышка ашырып алынган грант акчаларына сатып алдык. Бу - психологик бушану өчен сенсор бүлмә, компьютерда тестлаштыру узу, психик тойгыны бетерү өчен "Эффектон" һәм "Комфорт" программалары, сулыш алу гимнастикасы өчен программалар, АЦ-9К приборы, аның программасында ялган детекторы да бар. Боларның барысы да безгә балаларның үсеш коррекциясен үстерергә һәм психологик диагностика үткәрергә ярдәм итәчәк.
Шунысын да әйтергә кирәк, "Ышаныч" үзәге 3-18 яшьлек балаларга түләүсез психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм күрсәтә. Үзәк белгечләре әти-әниләргә дә консультация бирә, конкрет очрак буенча уртак эш планы да төзиләр. Үзәк штабында 6 педагог-психолог, 1 социаль педагог һәм бер укытучы-логопед. Район мәктәпләренә чыккан "Психологик десант"ның нигезен нәкъ менә алар тәшкил итә дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат