Нурлатта алдан тавыш бирү 12 мәйданчыкта үтәчәк
Бүген, 19 февраль көнне "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат муниципаль районында депутат берләшмәләре җитәкчеләре җирле Советының гомуми җыелышы үтте.
Биредә депутат берләшмәләре һәм "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсенең сайлаучыларның наказларын үтәү һәм гражданнарны кабул итүдә хезмәттәшлеге төп мәсьәлә буларак каралды. Совет җитәкчесе Надежда Егорованың чыгышыннан күренгәнчә, Нурлатта бу эш тиешле дәрәҗәдә алып барыла. 2015 елда партиянең җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсенә гражданнардан 356 мөрәҗәгать кергән, шуларның 252се уңай хәл ителгән, 91енә консультацияләр бирелгән. РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Илгиз Салихов һәм Рәис Сөләйманов, җирле бүлекчә секретаре Равил Кузюров даими рәвештә шәхси кабул итүләр оештыралар. Берүк вакытта башлангыч бүлекчәләрдә дә кабул итүләр алып барыла, Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көннәре дә зур активлык белән уза.
Җыелышта шулай ук РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча алдан тавыш бирү үткәрүгә әзерлек мәсьәләсе каралды. Әлеге сорау буенча җирле бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханиева чыгыш ясады. Ул катнашучыларны быелның 11 февралендә расланган алдан тавыш бирү Регламенты белән таныштырды. Билгеле булганча, "Бердәм Россия"леләр РФ Дәүләт Думасына депутатлыка кандидатларны алдан тавыш бирү юлы белән сайлаячаклар. Анда катнашырга теләүчеләрдән документлар кабул итү 15 февральдән старт алды. 22 майга билгеләнгән алдан тавыш бирүне оештыру максатыннан, Татарстанда 6 бермандатлы сайлау округы оештыру каралган, Нурлат исә Түбән Кама округына керә. Районда алдан тавыш бирү 12 санау участогында үтәчәк, аларның 8се авылда, 4се шәһәрдә урнашачак. Тавыш бирүдә 9 меңнән артык нурлатлының катнашуы күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев